Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Татарстан студентлары белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысасында Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда 19 вуз – Ломоносов исемендәге МГУ, МГИМО, Бауман исемендәге МГТУ һ.б. студентлары катнашты. Аларның күпчелеге – Татарстаннан. Әмма арада Россиянең башка төбәкләреннән – Башкортстаннан, Киров өлкәсе, Мордовия, Түбән Новгород, Ульяновскидан килүчеләр дә бар. Мәскәүнең 20ләп вузында якташлык җәмгыятьләре оештырылган. 2013 елдан бирле аларның барысы да Яшьләр советына керә.

“Без сезнең белән горурланабыз, – диде Дәүләт Советы Рәисе, студентларга мөрәҗәгать итеп. – Мәскәү вузына керү теләсә кемнең хәленнән килми, ә биредә уку – тагын да авыррак”. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшьләр проектлары, икътисади мөмкинлекләре турында сөйләде. Парламент башлыгы студентларга укуларында уңышлар теләп, Татарстаннан килүчеләрнең диплом алганнан соң өйләренә – Казанга, республикага әйләнеп кайтачакларына ышаныч белдерде. “Татарстаннан теләсә кем үзенең республикасы турында горурлык хисләре белән сөйләргә мөмкин”, – диде ул.


Фикер өстәү