Татарстан икътисад министры мобилизацияләнүчеләргә кредит каникулын бирү тәртибен аңлатты

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов мобилизацияләнүчеләргә кредит каникулын бирү тәртибен аңлаткан. Аларга түбәндәгеләрне белеп тору кирәк.

* Кредит каникулыннан мобилизацияләнүчеләрнең үзләре яки якыннары, ышанычнамә нигезендә, файдалана ала.
*Каникул мобилизация яки контракт буенча хезмәтнең бөтен чорына бирелә, хезмәт итү төгәлләнгәннән соң каникулга 30 көн өстәлә.
*Мондый мөмкинлек ипотека, кулланучы кредитын, бизнесны үстерү өчен кредитлар, шулай ук кредит кооперативлары яки авыл хуҗалыгы кооперативларыннан алынган займнар түләүчеләргә бирелә.
*Бу чорда банклар һәм башка кредит оешмалары кредитны түләмәгән өчен неустойка, штраф һәм пеня түләтми.

*Быел 24 февральдән 7 октябрьгә кадәр исәпләнгән неустойка түләтелми.


Фикер өстәү