Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе фаразы буенча, бүген 16 сәгатьтән иртәгә, 2 ноябрьдә 18 сәгатькә кадәр республика территориясендә һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә.
Әлеге вакыт аралыгында җепшер кар явачак. Урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил исә, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе юлларда бозлавык, кар көртләре һәм күз күреме начар булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булырга киңәш итә.