Россиядә инфляция 5 процентка кимегән

Россиядә ярты ел эчендә (апрельдән октябрьгә кадәр) инфляция 5 процентка кимегән. Премьер-министр Михаил Мишустин Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) хөкүмәтләре башлыклары советы утырышында белдергәнчә, апрель аенда инфляция 18% чамасы булса, октябрь аенда 13% тәшкил иткән.

Шул ук вакытта гыйнвардан августка кадәрге чорда ШОС дәүләтләре белән сәүдә күләме өчтән бер өлешкә артып, 156 миллиард доллардан артып киткән. «Алга таба да мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез, барлык юнәлешләр буенча тырышлыкны көчәйтәчәкбез», – дигән Премьер-министр.


Фикер өстәү