Рөстәм Миңнеханов «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ генераль директоры Евгений Дитрих белән очрашты.

Очрашуда сүз транспорт тармагын, шул исәптән суднолар төзелешен үстерү турында барды. Елга транспорты торышы, пассажирлар йөртү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының суднолар төзү сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Борис Кабаковка Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.


Фикер өстәү