Чайкалмасын көймәләр! Балык тотучыларны куркыныч саннар да, штрафлар да куркытмый

Һава торышы көйсезләнгәндә, көймәләре әйләнеп, ел саен 4–8 кеше су корбаны була. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте. Белгеч елга буйларында сәяхәт кылырга, балык тотарга яратучыларны сак булырга киңәш итте.

Быел Татарстанда суда батып үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда азрак. Әмма саннар барыбер куркыныч. Ел башыннан елга-күлләрдә 76 (былтыр – 9) кешенең гомере өзелгән, шуларның 8е (9) – балалар. Төп сәбәбе – рөхсәт ителмәгән урыннарда су коену. Җәйге челләдә су коенучыларны гына түгел, көймәдә йөзәргә, балык тотарга яратучыларны да аямый елга-күлләр.

– Әгәр коткару жилеты кисәләр, фаҗигаләр азрак булыр иде. Иминлекнең нигезе  шул бит, – диде Юрий Венедиктов. Сүз уңаеннан, әлеге кагыйдәне үтәмәүчеләргә 15–20 мең сум күләмендә штраф яный. Йөртүчеләргә дә җәзасы бар.

Быел көймәләр белән бәйле 9 фаҗига теркәлгән. Анда тугыз кешенең гомере өзелгән, бәхеткә, 37сен коткарганнар. Дүрт очрак Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында, Казандагы сулыкларда да килеп чыккан. Төп сәбәпләре – көймәләр бәрелешү, бату, анда утырган кешенең суга егылып төшүе. Коткаручылар Агыйдел елгасында югалган 32 яшьлек ир-атны 5 көннән соң гына эзләп таба алдылар. Балыкчылар Актанышка Чиләбедән үк килгән. Алдан билгеләнгән урында очрашкач, араларында бер кешенең югалганын ачыклаган. Аның мәетен ярдан 50 метр ераклыкта су төбендә эзләп табалар.

Татарстанда  Иделдә навигация, ягъни суднолар хәрәкәте 24 ноябрьдә төгәлләнә. Ноябрьнең өченче атнасында боз ката башлар дигән фараз бар. Шуңа күрә Юрий Венедиктов тагын бер кат саклык чаралары турында искә төшерде. Кисәтү балыкчыларга гына түгел, бала-чагага да кагыла.

– Көз көне температура көн саен түбәнәя, дулкыннар көчәя. Хәзерге вакытта резин көймәләр яр буенда балык тотарга гына ярый. Аларны читкә алып куеп, кышкы кармакларны, карчаналарны әзерләгез. Балыкка үзегез генә йөрмәгез. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтына кереп, коткару постларын карап, шул җиргәрәк барып, иминлек кагыйдәләрен саклап тотыгыз, – диде белгеч.

Түбән Камада яшәүче Айрат Гайфетдинов балыкка атнага ике тапкыр йөри. Елгага көймәсен кат-кат тикшермичә чыкмый икән.

– Минеке – алюминий көймә. Резина белән дә йөриләр. Андыйлар белән бөтен Кама тулган. Әлегә суда тыныч. Навигация беткәч, маякларны алгач, көчле җилләрдә куркыныч. Балыкчылар боз катканчы да, каткач та йөри. Алар бу шөгыль белән авыру инде, туктатып булмый. Ә балык бетми, һаман бар ул, – ди Айрат. – Коткару жилетымны киям, кирәкле әйберләр бармы, көймәгә су кермиме дип, барысын да тикшереп чыгам. Һава торышына да карамыйча булмый. Жилет кимәсәң – штраф. Ә югалучыларның күбесе – исерекләр. Аракы балыкчының башына җитәргә мөмкин.

Сәрия Мифтахова

Фото: https://www.fishlovlya.ru/publ/kalendar_rybaka_osen/22-1-0-290


Фикер өстәү