Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйндә: «Ислам – Россия цивилизациясенең асыл һәм аерылгысыз өлеше»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш сәфәре кысаларында «Диннәр арасындагы диалог әһәмияте» форумында чыгыш ясады. Әлеге чара Бәһрәйнның Ислам эшләре буенча югары совет тарафыннан оештырылган. Быел биредә тынычлык, Көнчыгыш һәм Көнбатыштагы дини лидерлар, белгечләр, мәдәният эшлеклеләре һәм журналистлар арасындагы арасындагы фикер алышу турында сөйләшәләр.

Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый мәйданчыкның динара мөнәсәбәтләр буенча мөһим фикерләр алмашу өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Президент халыкларның һәм диннәрнең үзара аңлашып бергә яшәве һәм хезмәттәшлеген үз эченә алган Татарстан моделенең Россиянең иминлеге һәм киләчәк үсеше өчен әһәмияте турында сөйләде.

Татарстан Президенты әйтүенчә, Ислам – Россия цивилизациясенең аерылгысыз өлеше. Моны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү дә раслый. Бу хактагы карар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән иде.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга республикада милләтара һәм динара тынычлыкны булдыру һәм саклау өчен нинди эш алып барылуы турында сөйләде. Киләсе ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны Татарстанга килеп, Россиядә мәдәниятләр диалогы үсеше белән танышырга чакырды.

Моннан тыш, форум кырларында Татарстан Президенты Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов оешма җитәкчелегенә һәрьяклы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Генераль секретарен Казанга килергә һәм KazanSummit чараларында катнашырга чакырды.


Фикер өстәү