Ни өчен чит ил паспортын яңа елга кадәр алуның хәерлерәк булуын аңлатканнар

Киләсе ел башыннан ташлама бетерелә.

Ел азагына кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша 1500 сумлык ташлама белән чит ил паспортын рәсмиләштерергә мөмкин. Киләсе елның 1 гыйнварыннан инде тулы бәясен түләргә кирәк булачак. Әлегә чит ил паспортын рәсмиләштерү бәясе – 3500 сум. Киләсе ел башыннан ул 5 мең сум торачак, дип аңлаткан Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев.

Шуңа күрә белгеч чит ил паспортының гамәлдә булу срогы чыгучыларга аны ел ахырына кадәр рәсмиләштереп куярга тәкъдим иткән. Паспортның битләре тәмамланган очракта, 10 елга икенче паспорт алырга мөмкин.


Фикер өстәү