6 ноябрь көнне иртән коткаручыларга өч баланы эзләүгә гариза кергән (12, 10 һәм 5 яшь), алар төнге сәгать 1.00 тирәсендә өйдән киткән.
Эзләүләрдә МЧС коткаручылары, полиция, кинолог һәм волонтерлар катнашкан.
«Балаларны якын тирәдәге урманнардан да эзләделәр, сулыкларны да карадылар, — дип сөйләде коткаручы. — 12.30 да балалар әти-әниләре йорты янында торган автомобиль (ВАЗ-2112) багажнигында табылган.
«Малайлар табылды, алар йоклыйлар иде. Бәхеткә, алар исән һәм медицина ярдәменә мохтаҗ түгел «, — дип билгеләп үтте коткаручыларның берсе.
Булган хәлнең сәбәпләрен тиешле органнар тикшерәчәк.