Татарстанда бер тәүлектә 108 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 108 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. 36 сырхауны хастаханәгә озатырга туры килгән.  8 ноябрьгә республикада чир ияртүнең барлыгы 188 486 очрагы теркәлгән.

Бүгенгә республикада 185 354 сырхау савыккан. Татарстанда соңгы тәүлектә чирдән үлем-китем очраклары теркәлмәгән. Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, пандемия башланганнан бирле республикада 2 005 кеше коронавирустан вафат булган.


Фикер өстәү