Һәр бала үз акчасы белән туа. «Беренче»гә — 50 мең сум

Соңгы ун ел эчендә республикада күпбалалы гаиләләр саны 69 процентка арткан. 2012 елдан хәзерге көнгә кадәр «Ана даны» медале белән 1505 ана бүләкләнгән. Быел кертелгән яңа бүләк – «Ата-ана фидакарьлеге» медале биш ата-анага бирелгән. Бу сөенечле яңалыклар хакында Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Демография» илкүләм проектына багышланган чарада сөйләде.

Наталья Бутаева сүзләренә караганда, 2017 елдан Россиядә, Татарстанда сабыйлар азрак туган, әмма шул ук вакытта үлем-китем очраклары кимү күзәтелә.

– Республикада 24 меңнән артык бала туса, 30 мең 212 кеше дөнья куйган. Ковид та моңа үз өлешен кертте. Узган ел үлем-җитем күбрәк булса, быел саннар яхшырак. Былтыргы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 30 процентка азрак, – дип тынычландырды урынбасар.

Рәсми мәгълүматларга караганда, республикада соңгы сигез айда 24096 сабый туган. Бу узган елның гыйнвар – август айлары белән чагыштырганда, 10,5 процентка кимрәк.

Аның каравы ишле гаиләләр күбәя. Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр арткан. Әгәр 2012 ел башына андыйлар 24,8 мең булса, быел 1 ноябрьгә әлеге күрсәткеч 42 меңгә җиткән. Сүз уңаеннан, 2006–2021 елларда 539 күпбалалы гаилә торак белән тәэмин ителгән. Гомумән алганда, 720 фатир бирелгән. Быел тагын 25 гаиләне күңелле вакыйга көтә.

Авылда да хәлләр начар түгел. Салада туган сабыйлар саны арткан. Бу күрсәткеч 2018 елда 17,5% булса, 2021 елда – 19,3%. Монда 2018 елдан авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга өстәмә түләү кертү дә үзенекен иткән, дип фаразлана. Шушы вакыт эчендә 10,5 меңнән артык хатын-кыз (шуларның 1,6 меңе – 2022 ел башыннан) ярдәм чарасын алган. Билгеле булганча, республика бюджетыннан авыл җирендә яшәп, 25 яшькә кадәр беренче баласын тудырган хатын-кызларга (50 мең сум), ә 29 яшькә кадәр өченче һәм аннан күбрәк бала тудырган хатын-кызларга 100 мең сум өстәмә акчалата түләү каралган. Монда гаилә әгъзаларының керем дәрәҗәсе һәм мәшгульлеге исәпкә алынмый.

Журналистлар Наталья Бутаевадан: «Ни өчен  авыл җирендә бирелә торган әлеге акча беренче баланы 25 яшькә кадәр табучыларга гына тиеш?» – дип тә сорады. Урынбасар аңлатканча, бу демографияне күтәрү, яшь әниләргә бала табарга этәргеч бирү өчен кирәк. «Беренчесен никадәр иртәрәк тапсалар, икенчесе дә шулкадәр тизрәк туачак. Ә инде беренче сабыен 35 яшьтә генә тудырган хатын-кызның күпбалалы ана буласына шик бар», – диде ул.

Медальләрнең әти-әниләргә бирелә торганнары да бар. «Ата-ана фидакарьлеге» медале гаиләнең, ата-аналарның абруен күтәрүне күздә тота. Ул гаилә законнары таләпләренә туры китереп, җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән яки тәрбияләүче, шулай ук кимендә бер балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә бирелә. Медаль белән бүләкләнгән гаиләдәге атага яки анага (уллыкка алган кешегә) 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнә.

«Ана даны» медале белән бүләкләү бишенче бала өч яшькә җиткәч һәм балалар исән чакта башкарыла. Һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк бу.

Татарстанда 2022 елда коронавирус пандемиясе вакытында 2020 елдан өстәмә кертелгән балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Алар арасында дару сатып алу өчен түләү, балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация, яңа туган балалары булган аз керемле гаиләләргә бүләк комплектлары һәм башкалар да бар. Бу түләүләрнең һәрберсе кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк гаиләләргә бирелә.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү