Алексей Песошин эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

10 ноябрь – Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Бәйрәм уңаеннан полиция хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

“Күп еллар эчендә ведомствоның структурасы һәм атамасы үзгәрде, әмма иң мөһиме үзгәрешсез калды: эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт законлылык һәм хокук тәртибе сагында тора, кешеләрнең тынычлыгын, җәмгыять һәм дәүләтнең мәнфәгатьләрен саклый. Нәкъ менә сез закон һәм гаделлекне гәүдәләндерәсез.

Быел эчке эшләр органнары хезмәткәрләре киберҗинаятьчелеккә, коррупция, наркотикларның законсыз әйләнешенә, экстремизмга каршы бик күп эшләр башкарды. Миграция, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә, хокук бозуларны кисәтүгә зур игътибар бирелде. Республикада узган зур иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында иминлек тулысынча тәэмин ителде.

Эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез яшь хезмәткәрләрнең һөнәри яктан үсүенә гаять зур өлеш кертәсез, аларга бай тәҗрибәгезне тапшырасыз, һәлак булганнарның гаиләләренә төрле яклап ярдәм итәсез.

Республика җитәкчелеге барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә авыр, әмма изге хезмәтләре, һөнәренә тугрылыклы булулары өчен эчкерсез рәхмәт белдерә.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”


Фикер өстәү