Вахта автобусында һәлак булган күп балалы ана яңа эшендә бер генә көн эшләп калган

Алабуга районында вахта автобусы белән эштән кайтканда һәлак булган 39 яшьлек хатын күп балалы ана булган. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Хатынның социаль челтәрдәге битендә аның өч кызы турында язма бар, аларга — 7, 13 һәм 16 яшь.

Һөнәре буенча мәрхүмә башлангыч сыйныф укытучысы булган. Элегрәк «Адымнар – Алабуга» полилингваль белем бирү комплексында эшләгән. Эшеннән киткәннән соң, ул «Алабуга» МИЗ резидент-предприятиеләренең берсенә гөмбә җыярга урнашкан. Яңа эш урынында хатын нибары бер көн эшләргә өлгерә.
Аны кичә соңгы юлга озаттылар. Җирләү чыгымнарын  предприятие үз өстенә алган. IGS AGRO предприятиесе генераль директорының беренче урынбасары Руслан Галәветдинов фаҗига урынына үзе барган, ул вакытта хатын-кыз әле исән булган. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы реанимация чаралары үткәргән, тик  гомерен саклап кала алмаганнар.

Автобуста ул утырган якка зур зыян килгән. Өч бала анасы хезмәт хакы югары булганга монда эшкә урнашкан дигән фараз бар. Гөмбә җыючылар аена 60-70 мең акча алып эшлиләр, дип яза басма.


Фикер өстәү