Путин Шойгу һәм Мишустинга хәрбиләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дүрт көн вакыт биргән

Россия Президенты Владимир Путин Кораллы көчләр ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча координация советы әгъзалары белән киңәшмәдән соң бурычлар исемлеген раслаган. Алар Кремль сайтына урнаштырылган.

Президент, аерым алганда, хәрби көчләр, хәрби формированиеләрнең тәэмин ителеше нормативларын махсус хәрби операция үткәрү барышында килеп туган ихтыяҗларга туры китерүне йөкләгән.
Хөкүмәт 11 ноябрьгә кадәр махсус хәрби операцияне тәэмин итү чыгымнарын контрольдә тоту буенча тәкъдимнәр тапшырырга тиеш. Кораллы көчләр ихтыяҗларын тәэмин итү бурычын 14 ноябрьгә кадәр хәл итәргә кирәк. Шушы вакыт эчендә армиянең тәэмин ителеше нормативлары да чынбарлыктагы ихтыяҗларга туры китереләчәк.

Моннан тыш Президент 14 ноябрьгә кадәр махсус хәрби операциядә катнашучы подразделениеләр белән корал җитештерүчеләр арасында тиз генә мәгълүмат алышу механизмын эшләргә кушкан.
Бурычларны үтәүгә җаваплылык Россия Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустинга һәм оборона министры Сергей Шойгуга йөкләнгән.


Фикер өстәү