Табиб тәндәге кызыл миңнәрнең куркынычмы-юкмы икәнлеген аңлаткан

Тәндәге кызыл нокталар (күпләр аны миң дип уйлый) куркыныч белән янарга мөмкинме? “КП” хәбәрчесенең бу соравына табиб-флеболог, кан тамырлары хирургы Денис Ибраһимов җавап биргән.

“Тәндәге кызыл нокталар – ангиома, биттә, муен, җилкә, күкрәк, аяк-кулларда, эчке органнарда да пәйда булырга мөмкин. 30 яшьтән соң аларның саны арта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы статистика буенча, зурларның 75 процентының тәнендә кызыл нокталар бар”, – дип аңлаткан доктор. Ангиома гормональ тайпылышлар, кояшта озак йөрү, солярийда еш кызыну, бавыр, ашказаны асты бизе, ашказаны-эчәк авырулары, җәрәхәтләр, тән тиресе пешү, С витамины җитмәү сәбәпле пәйда була, шулай ук нәселдән дә килә.
“Кызыл нокталар кечкенә һәм уртача зурлыкта икән, аларга тимәү хәерле. Ә инде нокталар зураеп, каный башласа, медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип аңлаткан Ибраһимов.

Үсмер чагында тәндә кызыл нокталар пәйда булмасын өчен, кояшта озак йөрмәү, дөрес туклану шарт, дигән табиб.


Фикер өстәү