Казан янындагы полигоннан автоматлы солдат югалуы турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр

Кичә массакүләм мәгълүмат чараларында, янәсе, мобилизацияләнүче солдатның полигоннан корал белән качуы турында хәбәрләр таралган иде. “Татар-информ”га мәгълүм булганча, мәгълүмат дөреслеккә туры килми.

Биредә сүз республиканың бер көч структурасына (көч структураларының подразделениеләре даими рәвештә махсус хәрби операциядә катнаша) мобилизацияләнгән солдат турында бара. Отрядлар алгы сызыкка бару өчен берсен-берсе алыштырып тора – кемнәрдер өйләренә кайтып, биредә хезмәт итә, кемнәрдер аларга алмашка махсус хәрби операция зонасына китә. Көч структурасы хезмәткәрләре дә махсус хәрби операция зонасына җибәрелгәнче әзерлек уза. Алдагы көнне ату буенча өйрәнүләр, массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, танк полигонында түгел, ә Казан янында – Лаеш районындагы бер полигонда узган. Агентлыкка мәгълүм булганча, атышлардан соң хәрби үз хаҗәтен үтәү өчен читкәрәк китеп барган, ә кире кайтканда адашкан. Ул 5 сәгать чамасы адашып йөргән. Ачыкланганча, бер кая да качарга җыенмаган. Коралында патроннары да, “магазин”ы да булмаган.

Шулай да бу хәлдән соң тикшерү башланган. Тикшерү килеп туган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга тиеш.


Фикер өстәү