Илдәге һәр икенче студентка акча җитми

Россиядә һәр икенче студентның (48 процент) кесә ягы такыр. Бары 23 проценты гына акча проблемасын белми. Skillbox һәм VK белем бирү платформасы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

Сораштырудан күренгәнчә, респондентларның 72 проценты аена 30 мең сумлап акча сарыф итә. Шул ук вакытта һәр өченче студент аена 10 меңне җиткерергә тырыша. Ә менә 17 проценты аена – 40 мең һәм 11 проценты аннан күбрәк акча тота. Чыгымнар нигездә ашарга (29 процент), торакка түләргә (20 процент) һәм транспорт өчен (18 процент) китә.

Сораштыруда катнашучыларның яртысына (46 процент) әти-әнисе булышса, 15 проценты стипендиягә яши, ә 12 проценты грантлар ярдәмендә өстәмә керем ала.


Фикер өстәү