Җырчыларга. Татар клиплары өчен әзер шаблоннар

Шаблон № 1

Кыр. Мул игеннәр яки билдән печән. Бер кырыйда ялгыз каен үсеп утыра. Аның янында –  моңсу җырчы. Каенга серләрен сөйли, коча, сыйпый. Кырда бик каты җил, әмма ул җырчыга комачау итми, тавышы бик көр һәм көчле чыга. Әйтерсең болын үзе үк –  профессиональ эшләнгән студия. Җырчы, һичшиксез, ап-ак кәчтүмнән булырга тиеш! Аның ямь-яшел чирәмгә ышкылган киеме өчен тамашачы борчылып, җан атып утырырлык булсын.

Шаблон № 2

Җырчы егет берничә миллион сум торган машинасында шәһәрдән авылына кайтып бара (машинаны клип өчен арендага алырга мөмкин). Герой бер чишмә янында туктый, аның суын эчә. Киләсе тукталыш – зират. Монда егет якыннары каберен төзәтеп куя, бер мизгелгә хатирәгә чума. Менә авыл да күренде. Яшьлек дустым, синме бу?! Тракторың йөреп торамы? Әйдә, капка төбендә бер утырып, балачагыбызны искә алыйк әле, велосипедта йөргәнебезне аклы-каралы төсләрдә күз алдына китерик. Әмма озакка сузарга ярамый. Өйдә әти-әни көтә. Менә туган нигез. Чирәмдәге каз кәкәйләрен изеп, капка төбенә кыйммәтле иномарка килеп туктый. Пөхтәдән-пөхтә киенгән ак яулыклы әни (чулпылары гына онытылган) һәм театраль түбәтәйле әти 100 чакрым ераклыкта урнашкан Казаннан кайткан улларын каршы ала. Ярым рәсми рәвештә кул биреп исәнләшәләр, әни «дөрес күрештемме?» дип сораган сыман бер мизгелгә камерага карап ала. Җыр «бәхетле яшик әле җирдә» дигәнрәк сүзләр белән тәмамланырга тиеш.

 

Шаблон № 3

Төркия! Бу җырчы инде шунда хәтле үк барып клип төшерә алган – күрегез! Җыр текстында диңгез һәм чит ил турында бер сүз булмаса да, аптырамагыз. Матур бит! Мондый җәннәттә әни турында да, ялгыз каен турында да, туган авыл турында да клип төшерергә мөмкин. Менә диңгез балыклары – шуларга серемне сөйлим әле. Юк, әнә теге пальмага сөйлим. Клипта, һичшиксез, диңгез, шезлонг, квадроцикл, катерга тагылган парашют, «все включено» табыны һәм сөлгедән ясалган аккош булырга тиеш. Кунакханәнең ничә йолдызлы икәнен дә күрсәтергә онытмагыз – белсен фәкыйрьләр кайларда йөргәнегезне. Күп татарның бит чит илгә чыгу мөмкинлеге юк, шуңа күрә бу клип белән сез аларга дөнья күрсәтеп, бик зур савап эшлисез.

 

Шаблон № 4

Бер кыз, каядыр ашыгып, өеннән чыгып чаба. Каршына бер егет очрый моның. Ниндидер кызыклы бер хәл килеп чыга шуннан. Мәзәкме, кызганычмы, ачу китергечме – белмим. Яшьләр һәркайсы үз юлын дәвам итә. Әмма миллион кешелек Казанда тагын бер 3–4 тапкыр шулай «очраклы» күрешә болар. Һәрвакыт нидер килеп чыга, нидер була. «Бу егет мине әллә күзәтәме, миңа бәйләнмәкчеме» дип шикләнә башлый кыз. Әмма клип инде ахырына якынлаша. Менә соңгы «очраклы» күрешү… Һәм! Менә сиңа мә! Теге егет бу кызның укытучысы (күршесе, дустының дусты, яңа җитәкчесе, клиенты һ.б.) булып чыга бит! Бу «шаккаткыч» борылышны клипның ахырына кадәр түзгән тамашачы гына күрә ала. Ай да режиссер, ай да…

 

Шаблон № 5

Авыл турында клип. Гадәттә, ул шушы авылдан чыккан иганәче акчасына төшерелә. Сабантуй, чишмә, тәрәзә йөзлекләре, капка төбе – әлеге клипның алыштыргысыз «реквизитлары». Авылның ак сакаллы һәм түбәтәйле бабае, һичшиксез, клипта күренергә тиеш. Кулына таяк тоттырыгыз, чалбар балагы йон оегына тыгып куелган булсын – типаж төгәл булырга тиеш. Авыл халкын күпләп төшерегез, әмма кадрдагы һәр кешене күз уңыннан үткәрергә кирәк. Кайвакыт клипка ялгыш кызыл борынлы якташлар да үтә чөнки. Видеодагы кәчтүм-чалбарлы абый кем дисезме? Клипның спонсоры шул була инде. Ул җитәкләгән оешманың логотибы да «очраклы» гына күренеп китә. Менә ул төзегән мәчет, менә Сабантуйда бүләк тапшыра, менә әти-әнисенә дип төзегән йорт капкасы төбендә алар белән кул биреп исәнләшә. Клипны бүген үк салым инспекциясенә декларация урынына илтеп тапшырырга була.

 

Шаблон № 6

Чибәр кызны студиядә төшерәләр. Моңарчы аны берничә көн солярийда йоклатканнар булса кирәк. Кызның киемле җиренә караганда киемсез җире күбрәк. Ул хәтта оператордан да бераз уңайсызлана бугай. Оператор бит ул – тере кеше, ә тамашачылар – зәңгәр экранның теге ягында. Чибәркәйнең битендә калын катлам шпатлевка, гафу итегез, макияж. Җырчы кыз камерага сырпалана, аучы сыман карашлар ташлый, әйтерсең каядыр дәшә. Студиядә төшерелгән булуга карамастан, җырчының чәчләре җилферди. Әллә кемдер тәрәзәне ябарга оныткан, әллә студиянең җыештыручысы тузан суыртып йөри…

 

Данил Сәфәров әзерләде


Фикер өстәү