Россия Федерациясенең БМОдагы Вәкаләтле вәкиллеге Польшада ракеталар төшүгә Россиянең катнашы булмавын белдергән

Барлык фактлардан күренгәнчә, Россиянең Польшада ракеталар төшүгә катнашы юк. Россиянең БМОдагы Вәкаләтле вәкиле беренче урынбасары Дмитрий Полянский шулай дип белдергән.

“Биредә фактларга таянырга кирәк. Ә алар Польша территориясенә ракеталар төшүгә Россиянең катнашы булмавын күрсәтә”, – дип язган Полянский үзенең Telegram-каналында.

Дипломат әйтүенчә, Украина Россиягә кичекмәстән җәза чарасы күрүне таләп итә башлаган. Инде күптәннән русофобия сәясәтен алып баручы Варшава да моны хуплаган.

Исегезгә төшерәбез: кичә Польшаның көнчыгышында – Украина чигеннән ерак түгел ракета төшкән. Ике кеше һәлак булган. Ил башлыгы Анджей Дуда әйтүенчә, ракетаның кем тарафыннан җибәрелүе әлегә мәгълүм түгел. Россия Оборона министрлыгы әлеге хәл килеп чыгуга, ике дәүләт чигендәге бу районга ракеталар җибәрелмәде, дип белдерде.


Фикер өстәү