2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен әйткәннәр

Россия Хөкүмәтенең бу җәһәттән карары киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Россия Хөкүмәте 2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен билгеләгән. Бу җәһәттән тиешле карар хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында басылып чыккан.

Шулай итеп, пособиенең максималь күләме 2022 елдагы кебек үк – 12 792 сум күләмендә булачак. Эшсезләр аны пособие түләүнең беренче өч аенда ала. Аннан соңгы өч айда – 5 000 сум. Эшсезлек буенча пособиенең иң аз күләме 1 500 сум тәшкил итәчәк.

Россия Хөкүмәт карары 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Сүз уңаеннан, Россиядә бала туу һәм аны карауга бәйле бердәм пособие турында закон кабул ителде. Гыйнвардан 17 яшькә кадәрге балага һәм йөкле хатын-кызларга универсаль пособие билгеләү тәкъдим ителә.


2023 елга эшсезлек буенча пособие күләмен әйткәннәр” язмасына фикерләр

  1. Никадәр вакансия бар шәһәрләрдә, шәһәр кешесе просто ялкау!!! Нигә аларга пособия түләргә, чыксыннар да эшләсеннәр!!!

Фикер өстәү