Машина сатып алуга ташламалы кредит программасы озайтылды

Россиядә машина сатып алуга ташламалы кредит программасы 2023 елга кадәр  озайтылды. Әлеге программа бездә җитештерелгән машинага, бәясенең 20 проценты күләмендә ташлама белән, кредит бирүне күздә тота.

Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр өчен ташлама тагын да күбрәк – 25 процент тәшкил итә. Программадан  машинаны үз гомерендә беренче тапкыр сатып алучылар, балалы гаиләләр, дәүләт медицина һәм мәгариф оешмаларында эшләүчеләр файдалана ала.

«РИА Новости» агентлыгы язганча, моңа кадәр Президент Владимир Путин ташламалы автокредитны мобилизацияләнүчеләргә, контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә, аларның хатыннары, балалары һәм ата-аналарына да бирү тәкъдимен хуплаган.

Сүз уңаеннан, июнь – сентябрь чорында Россиядә эшләп чыгарылган машиналарга  ихтыяҗ 4,5 тапкыр арткан. Хәзер инде ике кредитның берсе шуңа туры килә. Барлык кредитларның яртысы диярлек (43 проценты)  Lada автомобильләрен сатып алу өчен бирелә.


Фикер өстәү