Фатирларда хамам һәм солярийлар урнаштырырга рөхсәт бирелгән

Торакта мунча һәм сауналар булдыру, элеккечә, тыела.

Россиядә 1 декабрьдән торак йортларның фатирларында хамам һәм шәхси солярийлар урнаштыру рөхсәт ителә. Бу хакта “РИА Новости” яза. Әмма торакта, элеккечә үк, мунча һәм сауналар булдырырга ярамый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Янгыннан саклану системалары” боерыгына тиешле төзәтмәләр кертелгән дә инде. Алар киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.


Фикер өстәү