Дача хуҗаларына кар чистартмаган өчен 100 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр

СНТ һәм ДНТ ширкәтләрдәге дачаларның хуҗалары бу территориядәге чисталык һәм тәртип өчен җаваплы, югыйсә аларга штраф яный ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә адвокат Елена Кудерко сөйләде, дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, территорияне кардан чистарту янгынга каршы чараларның берсе булып тора. Мондый бурычны үтәмәгән өчен милекчеләргә 100 мең сум штраф түләтергә мөмкиннәр. Штраф күләме кар чистартылмаган юлларның ашыгыч хезмәтләр эшенә комачаулавы белән аңлатыла.

«Территорияне чистартмаган очракта, штраф бакчачылар арасында бүленәчәк һәм өстәмә взнослар исемлегенә кертеләчәк», — дип аңлаткан Кудерко.

 


Фикер өстәү