Татарстан наркотикалар белән законсыз әйләнеш очраклары буенча җиденче урынга чыккан

Быел республикада 10 ай эчендә 4 706 шундый җинаять ачыкланган.

Татарстан наркотикалар белән законсыз әйләнеш очраклары буенча җиденче урынга чыккан. Россия Генераль прокуратурасы мәгълүматларына караганда, быел 10 ай эчендә 4 706 шундый җинаять ачыкланган. Барлыгы 1 542 җинаятьче җаваплылыкка тартылган.

Рейтингта беренче урында – Мәскәү. Биредә наркотикларның законсыз әйләнешенең 8 794 очрагы билгеле булган. Икенче урында – Краснодар крае. Мәскәү өлкәсе – өченче. Шуннан соң – Чиләбе өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ростов өлкәсе. Чукотка автономияле округы наркотикларга бәйле җинаятьләр буенча рейтингта соңгы урында тора. Анда 21 шундый җинаять теркәлгән.

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе Надир Закиров әйтүенчә, республика башкаласында наркоҗинаятьләр ике тапкыр арткан. Аларны сату очраклары да күбәйгән. Шәһәрдә 166 кг наркотик законсыз әйләнештән алынган.


Фикер өстәү