Гайбәт – мәгълүматмы?

 Без мәгълүмат заманында яшибез. Алай гына да түгел, без мәгълүмат күләме коточкыч тиз артып торган чорда гомер итәбез. Телевизордагы йөзләгән каналның һәрберсе аның саен яңалыкларга бүленә. Яңалык ирештерелмәгәндә дә телевизор дигән «такта» ниндидер башка мәгълүмат җиткерә. Интернетта, гаджетларда да шул ук хәл: кайчан ышкыма, кырыкмаса-кырык төрле хәбәр, су буе яңалыклар тасмасы – карап, үзләштереп кенә өлгер. Ул радио, газеталар. Көн саен башка ишелеп торучы мәгълүмат ташкыныннан каядыр карурманга качып, шунда куыш корып яшәгәндә генә котылып буладыр. Анда да смартфоныңны махсус өеңдә онытып калдырсаң…

Бүген – Бөтендөнья мәгълүмат көне (World Information Day). Чамаласак та, мәгълүмат ни-нәрсә соң ул, дигән сорау куеп карыйк. Ул – кемдер яисә кемнәрдер икенче берәүләргә юллаган хәбәр. Кемдер аны җиткерә, икенче берәү кабул итеп ала. Ике кеше урамда очрашып гәпләшкәндә бер-беренә ниндидер мәгълүмат ирештерми калмый. Хәтта гайбәт тә, ул хакыйкатьтән ерак торган тәкъдирдә дә, барыбер мәгълүмат санала ала. Чөнки аның ялган икәне әле исбатланмаган. Глобаль мәгълүмат кырында да шундыйрак хәл күзәтелә. Хагы булган кебек, кемнеңдер мәнфәгатьләренә хезмәт иткән нахагы да җитәрлек. Аның ишене хәзер кыска сүз белән «фейк» дип атыйлар.

Шунысын да искәртик, мәсәлән, шул ук телевизор очрагында, хәбәр кабул итүчеләр миллионнар белән исәпләнгәнлектән, нахак сүз, фейк китергән зарар, аерым гайбәтче белән чагыштырганда, гадәттә, исәпкә бирешмәс дәрәҗәдә зур була.

Элекке заманнарда аерым кешегә тәгаенләнгән мәгълүмат күләме күпкә азрак булган, яңалыклар кемнеңдер колагына ирешкәнче озын юл үткән. Ялган да шактый ким булган. Хәбәр авылдан авылга, кешедән кешегә йөргән. Хат язып, мәгълүмат алышканны әле дә хәтерлибез. Борынгы чорларда, язу уйлап табылганчыга кадәр дә мәгълүмат җиткерү юллары булган: адресатка агач кисәгенә нидер сырлап, нәрсәнедер аңлаткан тамга-билгеләр юлланылган. Бөек Кытай стенасы сакчылары дошман якынлашканны манара башына учак ягып хәбәр итә торган булган. Башка манаралар һәм якын-тирәдәге халык төнлә учак утын, көндез төтен баганасын күреп, дошманга каршы торырга әзерләнгән…

Хәзер башка заманнар, учак ягып торасы юк. Хат язып та мәшәкатьләнмиләр. Кесәңнән телефоныңны алып, Җир шарының икенче ягындагы кешегә иртән нәрсә ашаганыңны җиткерү берни тормый. Телевизор, интернет ише массакүләм чаралар да кирәкле хәбәрне көнендә-сәгатендә генә түгел, минутында миллионнарга ирештереп тора. Искәртүебезчә, хилафлык шунда – ирештерелгән сүз, хәбәр, мәгълүмат чарасын «ашатучы» хуҗа теләгән кимәлдә булырга, ягъни дөреслеккә тәңгәл килмәскә дә мөмкин. Массакүләм мәгълүмат чараларының мәкерле ягы нәкъ шунда да инде.

Менә шушы урында «Мәгълүматка хуҗа булган – дөньяга хуҗа» дигән гыйбарә килеп чыга да. Аның яралуына күп булса бер гасырдыр. Башкача әйткәндә, мәгълүмат кулланып, яхшыны да, начарны да кылып була. Үгетләү, коткы тарату, халыкның башын әйләндерү берни тормый. Гавамны хәбәрдар итү дә, буйсындырып тоту да җиңел. Барысы да иленә, андагы идарә ысулына карап. Шуңа да, мәгълүмат бүген акчадан кыйммәтрәк йөри, дип әйтү һич тә арттыру түгел. Феодализм чорында, белүебезчә, җир, биләмәләр беренче кыйммәт саналган. Капитализмга кергәч, җирне җитештерү чаралары – төрледән-төрле станоклары белән завод-фабрикалар алыштырган.

Бүгенге цифрлашкан телевидение, югары тизлектә эшләүче интернет, мобиль элемтә заманында беренче урынга мәгълүмат чыкты. Нәкъ шул сәбәпле, хәтсез тарафларда мәгълүматка бүген дәүләт монополиясе. Хәбәрләр, яңалыклар, аналитик тапшырулар халыкка нечкә иләк аша сөзелеп, дәүләт теләгәнчә итеп бирелә. Болай эшләү – алар өчен халыкны «кулда тоту»ның төп юлы. Хәбәрне сөзеп кенә калмыйча, аңа кемнедер начарга чыгарган, гаепләгәнне дә кушып җибәрсәң, пропаганда дигән нәрсә килеп чыга. Пропаганданы башкача берьяклы үгет дип атап та буладыр. Дөньяда, илдә барган вакыйгаларга, хәлләргә, хәтта тарихка да дәүләт, аның идеологлары, идарәче даирәләре теләгәнчә карау һәм шуны гавамга ирештереп тору.

Пропаганданың начарлыгы – хакыйкать, объективлык белән санлашмау. Тик обыватель аны һәр очракта да алай кабул итми. «Телевизор чаклы телевизордан кем ялган сөйләп утырсын инде», – дип уйлый ул. Гади кеше сәясәтчеләр, дәүләт башлыклары, шулай ук үзләрен дөнья кендеге санаучы үтә байларның шул рәвешле үз мәнфәгатьләрен саклавына һәм кайгыртуына да бик төшенми. Югыйсә бүгенге Төньяк Корея, узган гасырның 30–40 елларындагы Германия кебек тоталитар режимның мәгълүмат чаралары ярдәмендә халыкның аңын бөтенләй томалап тотканлыкны аңышыр, мыегына чорнап тотар иде. Фашизм турындагы язмада искәртелгәнчә: «Сез миңа гавами мәгълүмат чараларын гына бирегез, мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясыйм». Ясаганнар да. Германия нацизмы халыкларга китергән гарасат-михнәтне – 65 миллионга җиткән корбан, хәрабәгә әйләнгән шәһәр-авылларны, елга булып аккан канны кешелекнең онытырга хакы юк. Мәгълүматка дәүләт монополиясенең ни китергәнен, пропаганда машинасының танк, туплардан да хәтәррәк булганын барыбыз да белеп торырга тиеш.

Бәладән котылуның бердәнбер диярлек юлы – мәгълүматка монополияне булдырмау. Мәгълүмат кырында фикер төрлелеге сакланмаганда күркәм тормыш гарантияләнә алмый. Обыватель карашларның һәммәсен тыңлап, карап, укып, үзе нәтиҗә чыгарганда гына күмәк гипноздан котылып була. Күптән билгеле хакыйкать: фикер төрлелеге булган тарафларда үсеш, алгарыш тизрәк бара. Хакыйкать тә бәхәстә генә туа. Дәүләттәге кыйммәтләр, дәүләтнең кыйбласы барлык якларны, бар фикерне истә тотып сайланырга тиеш. Бөтен кеше дә бер төрле генә уйлаган җирдә беркем дә уйламый. Уйсыз яшәеш исә кешегә лаек яшәеш түгел. Фикер, мәгълүмат төрлелеге ул гавамның активлыгы, дәүләт белән идарә итүдә катнашуы да…

Аристотель: «Человек – социальное животное», – дигән кебек, кеше дигән биологик төр үз ишләре белән даими аралашып яши. Андый яшәеш мәгълүмат алышусыз, хәбәр, яңалыкларсыз һич булмый. Мәгълүматка ихтыяҗ – кешедәге табигый сыйфат. Һәрберебез, көн туса, аны кабул итә, үзенчә эшкәртә, үз фикерен формалаштыра, башкалар белән бүлешә. Һәм бу гадәт нәкъ менә мәгълүмат, фикер төрлелеге булганда күпкә нәтиҗәлерәк эшли, җаваплылык, социаль уяулык тудыра. Ә уяулык үз чиратында иминлек, тыныч яшәеш тәэмин итәргә сәләтле.

Наил Шәрифуллин 

Фото:Яндекс Дзен   


Фикер өстәү