Милләтне алыштыру нигә кирәк булган?

Чаллыда бер хатын-кыз, никах турындагы язуларга үзгәрешләр кертүне сорап,
ЗАГСка мөрәҗәгать итә (бу хакта “Челнинские известия” яза). Аерым алганда, ул
милләтен «рус» тан «немец»ка күчерүләрен таләп итә. Бу үтенечен үзенчә нигезли дә:
аның әтисе милләте буенча – рус, ә әнисе, имеш, немец булган икән.

Хатын үзенең 1978 елда Чаллыда тууы, бәләкәйдән әнисе белән яшәве, бөтен
туганнары да немец милләтеннән булган җирлектә аларның традицияләре буенча
тәрбияләнүе турында сөйли. Әнисе белән аерылышканнан соң әтисе аны тәрбияләү
турында уйламый да, шуңа күрә ул яктан туганнарын бөтенләй белми дә икән.
Загста мондый үзгәрешләр кертүгә каршы булалар һәм хатын-кыз судка китә.

Шәһәр судының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, әгәр әти-әни төрле милләттән булса,
кайсы милләттән булуы беренче тапкыр паспорт алганда баланың үз теләгеннән чыгып
языла. Аннан соң милләт турындагы графалар үзгәртелми. Ә бу хатынның никах
таныклыгында да, фамилия үзгәртеп яңа паспорт алганда да, балаларга документлар
рәсмиләштергәндә дә, шулай ук әнисенең документларында да милләт графасы “рус” дип
тутырылган. Немец милләтеннән аның кайдадыр ниндидер туганнары булуы гына бу
хатынны “немец” дип язарга хокук бирми.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү