Татарстаннан 15 медицина хезмәткәре мобилизацияләнгән

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына 15 медицина хезмәткәре мобилизацияләнгән. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләп үтте.

“15 кеше чакырылды. Бер өлеше – алгы сафта, бер өлеше – госпитальләрдә эшли”, – дип билгеләп үтте министр.

Аның әйтүенчә, медиклар белән даими элемтәдә торыла. Шул ук вакытта махсус хәрби операция зонасына республикадан үз ихтыяры белән киткән табиблар да бар.
Марат Садыйков искә төшереп үткәнчә, Татарстаннан Лисичанк шәһәренә балаларны диспансеризацияләү өчен педиатрлар, шулай ук табиблар белән мобиль поликлиника җибәрелгән.


Фикер өстәү