Зиратта эшләүче Равил Ногманов: «Яшьләр күп үлә шул, ирләр хәтта 60 яшькә дә җитми…»

Ул эшкә зиратка йөри. Юк, кабер казучы түгел, язмамның герое мәрхүмнәрнең истәлегенә соңгы сүзләрне язучы. Питрәч районының Шәле авылында яшәүче Равил абый Ногмановның һөнәре әнә шундый бакый дөньяны гел искә төшерә торганнардан. Шуңа күрәдерме, тормышның кадерен белә. Хыялы – 120 яшькә җитү. Үзенә шулай дип вәгъдә биргән икән.

Зиратта эшләгәч, бик җитди, аз сүзле кеше дип күз алдына китергән идек Равил абыйны. Ялгышканбыз, шат күңелле булып чыкты ул. Гамәлләре дә, яшәү рәвеше дә сокланырлык. Хатыны Аэлита белән 37 ел яшәп, бер тапкыр да ачуланышканнары юк икән. Аэлита – татар кызы, иреннән ун яшькә яшьрәк. Гаилә башлыгына – 64 яшь. Шәлегә шәһәрдән күченеп кайткан Равил абый үз куллары белән яңа йорт төзегән. Авылдашлары ярдәм итәргә теләсә дә, “юк, үзем” дип, кырт кискән. Эштән кайткач, фонарь яндырып, шуның яктысында кирпеч өйгән. Моның өчен 4 ел вакыты киткән. Күршеләре шәһәр егетенең булдыклылыгына шаккаткан. Шаккатырлык шул ул!

– Казаннан күченеп кайтуыбызга 30 еллап үтте. Кечкенә чакта Саба районының Байкал авылына кунакка кайта идем. Авылны бик яратам. Шуңа күрә шәһәргә ерак түгел дип, Шәлене сайладык. Моннан беркая да китәсе килми. Авылда да эш бар, тырышырга гына кирәк, – ди Равил әфәнде.

Шәһәрдә яшәгәндә портретлар, картиналар иҗат иткән. Кулына пумала тота белгәч, 1983 елда кабер ташларына язып сынап караган. Менә шуннан бирле бу эшен ташламый. Хәзерге вакытта Курган, Киндери зиратларында эшли.

– Зиратка эшкә йөрү күңелгә авыр, әлбәттә. Кайда җиңел соң? Әрвахлардан куркырга кирәкми. Эшне бисмилла әйтеп башлыйм. Хезмәт белән барысы да онытыла. 100-200 килолы ташларны күтәрергә туры килә. Улым Камил белән көнгә 10-15 ташка язабыз. Заказ булуга чакырып торалар. Кулдан язсаң, бер ташка – 2-3, станок белән бер сәгать вакыт китә, – ди әңгәмәдәшем.

Равил абый сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Эчми, тартмый. 12 яшьтән спорт белән шөгыльләнә. Хәзер дә штанга күтәрә, скандинавча йөри, йөгерә. Тик аягын авырттырганнан бирле артыгын куа алмый. Җайлап, тәмен белеп кенә йөри. Кайчан иртән сәгать 4тә үк чыгып китә икән басуга. Сәгать 8гә эшкә барып җитешәсе бар чөнки. Көн саен 15 чакрым җәяү йөрергә тырыша. Заманасында марафоннарда да катнашкан. 21 чакрымны 1 сәгать 43 минут эчендә үткән.

– Дару эчкәнем юк. Бөтен начар энергия тир белән чыга. Эштә тузан сулыйм бит, аны ничек тә булса, чыгарырга кирәк. Йөгергәч, үпкәләр киңәеп китә, сулыш алулары җиңеләя. Яшьләргә дә йөгерегез, хәрәкәтләнегез, диванда гына ятмагыз, дим, – ди Равил ага. – Яшьләр күп үлә шул, ирләр хәтта 60 яшькә дә җитми, кызганыч. Шул ук вакытта елга берничә тапкыр 100 яшькә җитүчеләр истәлегенә дә ташлар язгалыйм. Юк, минәйтәм, минем күбрәк яшисем килә, дим. Тормышны, хатынымны, балаларымны яратам. Безнең нәсел озын гомерле, 80-90 яшькә җитүчеләр дә бар.

Хатыным белән ачуланышкан юк, диде бит. Моның серен дә белдек.

– Аэлитага – 54 яшь. Тик аңа күпләр үз яшен бирми, 35 кенәдер дип уйлыйлар. Андыйларга: “Әйе, яшь күренә, ире яхшы бит аның”, –дип шаяртам. – Бүләген дә бирәм. Хатын-кыз өчен күп кирәкмени? Бер җылы сүз җитә. Әгәр беребез кызып китә башласа, икенчебез «тынычлан» дип, башка бүлмәгә чыгып китә. Менә шулай гаиләдә татулыкны, ярату хисен саклыйбыз. Яшьләрне дә бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәтәсе иде, – ди Равил абый Ногманов.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү