Бөтен ил күләмендә балык ярминкәләре оештырмакчылар

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бөтен ил күләмендә балык ярминкәләрен оештыру мөмкинлеген карый. Бу хакта сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов сөйләгән, дип хәбәр итә ТАСС.

“Илдә ваклап сату челтәрендә балык продукциясенең ничек сатылуына аерым игътибар бирүгә сәбәпләр бар. Без балык ярминкәләрен оештыруны тәкъдим итү турында уйлашабыз”, – дигән ул.

Евтухов әйтүенчә, соңгы вакытларда балыкка ихтыяҗ кимү күзәтелә. Башка товарларга, иң элек тавык итенә карата кызыксыну арта. Ул кайчандыр Россиядә шәраб ярминкәләре оештырылып, халыкта аларга ихтыяҗның зур булуын искә төшергән.


Фикер өстәү