«Ватаным Татарстан» ачыклык кертә. Бүләк бирү һәм васыять итү: 7 аерма

Бер караганда, бүләк бирү һәм васыять итү бер-берсенә охшаган да кебек: икесендә
дә милек бер кешедән икенчесенә күчә. Әмма алар арасында бик җитди аерма да бар.
Әгәр мирасны бүләк итәргә яки васыять итеп рәсмиләштерергә теләсәгез, ниләр
белергә кирәк?

1.Милекне санау
Бүләк итәргә теләсәгез, килешүдә милекне конкретлаштырырга кирәк. Ә васыять
иткәндә гомуми сүзләр белән дә чикләнергә була, теге яки бу объектны күрсәтү таләп
ителми.

2.Хокукларның күчүе
Бүләк иткәндә милек бирүче кеше исән-сау чагында тапшырыла, ә васыять
ителгәнен хуҗа кеше бакыйлыкка күчкәннән соң гына алып була.

3.Рәсмиләштерү
Васыятьнамәне нотариус рәсмиләштерергә тиеш, ә бүләк итү турында килешү ике
якның теләге буенча үткәрелә. Ул гадәти язмача, хәтта телдән дә булырга мөмкин.

4. Салым
Әгәр бүләк бирүче якын туганың булмаса, салым түләргә туры киләчәк. Мираска
исә салым салынмый.

5.Чикләүләр
Бүләк итүченең бернинди чикләүләре юк. Теләсә кемгә теләсә нәрсә бүләк итәргә
мөмкин. Ә менә мирас бирүче өчен “Мәҗбүри өлеш” дигән нәрсә бар. Хәтта ул мирас
калдырырга теләмәсә дә, балигъ булмаган баласына, эшкә яраксыз хатынына яки иренә
закон буенча барыбер өлеш чыгачак.

6.Үзгәрешләр
Васыятьнамәне теләсә кайсы вакыт үзгәртергә яки кире алырга мөмкин. Ә бүләкне
кире алыр өчен суд юлларын таптарга туры киләчәк.

7. Шартлар
Васыятьнамәдә мирас калдыручы варисны теге яки бу гамәлләр кылырга мәҗбүр
итә ала. Мәсәлән, җирләү эшләрен башкарырга, хайваннар турында кайгыртырга, ире
яки хатынын торак белән тәэмин итәргә һ. б. Ә бүләк иткәндә бернинди чикләүләр дә юк.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

«ВТ» ачыклык кертә. Мирас һәм васыятьнамәгә бәйле 7 сорауга ҖАВАП


Фикер өстәү