Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә авиаконструктор А.Н. Туполевка һәйкәл һәм яңа музей ачылышында катнашты

Бүген Мәскәүдә авиаконструктор Андрей Николаевич Туполевка һәйкәл һәм мәгълүмат-музей үзәген ачу тантанасы булды. Чаралар «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросының 100 еллык юбилеена багышланган.

А.Н. Туполев һәйкәле Мәскәүдә авиаконструкторга багышланган беренче һәйкәл булды. Аны ачу хокукы авиаконструкторның туганнарына – оныклары Андрей һәм Татьяна Туполевка бирелде.

«Танылган совет авиаконструкторы Андрей Туполевның стратегик авиация булдыруга керткән өлешен бәяләп бетергесез. Башкарган эшләренең күбесен ул дөньяда беренче булып эшләде. Безнең өчен бу даһи инженерның эшчәнлеге Казан белән тыгыз бәйләнгән булуы зур горурлык. Уртак тарих Татарстанны һәм «Туполев» ГАҖне бүгенге көнгә кадәр берләштерә», – диде ачылыш тантанасында Татарстан Президенты, «Туполев» ГАҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Белешмә өчен:
СССР Фәннәр академиясе академигы, Хезмәт Герое, өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, дүрт Сталин һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты. Андрей Николаевич Туполев җитәкчелегендә 300дән артык самолет эшләнгән, аларда 78 дөнья рекорды куелган, 30га якын күренекле очыш башкарылган.


Фикер өстәү