Телне кем саклый?

Чебешләрне санар чак җитте. Россиядә 10 ел элек кабул ителгән милли сәясәт стратегиясе нинди мәсьәләләрне хәл итте? Ни өчен илдә әлегә кадәр тел мәсьәләсе өчен җаваплы бердәм орган юк? Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, журналистлар белән очрашып, әлеге һәм башка сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Очрашуны ул Россиядә милләтара мөнәсәбәтләр үсешенең мөһим этапларын барлаудан башлады. Моннан бер дистә ел элек, милли сәясәт стратегиясе кабул ителгәндә, күпмилләтле илнең үсеш юлларын эзләү буенча бик зур эш алып барылган искәртте.

– Әлеге фундаменталь документ ярдәмендә Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча берлек төзелде, аның утырышлары нәтиҗәсендә дәүләт җитәкчесе 200ләп йөкләмә бирде, – диде Илдар Гыйльметдинов. – Гомумән, Владимир Владимирович әлеге утырышларда барыбызны да игътибар белән, бүлдермичә тыңлый белде. Гәрчә безнең җәмәгать эшлеклеләре кайчакта артык зур мәгънәгә һәм әһәмияткә ия булмаганны сөйләсәләр дә. Мин аның түземлегенә сокланам.

Стратегиянең тагын бер «җимеш»е – милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (ФАДН).

– Дөресен генә әйткәндә, мин аның тиешле норматив документларны мөстәкыйль рәвештә кабул итә алырдай, төрле процессларга йогынтысы булган тулы канлы министрлык булуын теләгән идем. Ләкин без бу карар белән дә килештек, – дип сөйләде депутат.

Моннан тыш Илдар Гыйльметдинов 2016 елда Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасын һәм аның уңай нәтиҗәләре турында да сөйләде. Сүз уңаеннан, әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен 2 миллиард сумнан артык акча тотыла икән.

– Әйтик, әлеге программа милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген финанс ягыннан тулысынча тәэмин итәргә булыша. Соңгы елларда Татарстаннан үрнәгендә Россия төбәкләрендә халыклар ассамблеялары һәм Халыклар дуслыгы йортлары барлыкка килә башлады. Россия Президенты ярдәме белән яңа статуста Россия халыклары ассамблеясы торгызылды, – диде Гыйльметдинов.

Үрнәк, димәктән, депутат фикеренчә, бу өлкәгә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрдә Татарстан башкалардан шактый алда бара. Әйтик, Илдар Гыйльметдинов Президент каршындагы Марат Әхмәтов җитәкләгән телләр комиссиясенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Әмма милли сәясәт өлкәсендә һәрнәрсә ал да гөл түгел. Авырткан урыннарның берсе – Россиядә әлегә кадәр тел сәясәтен тормышка ашыру өчен җавап бирә торган бердәм орган юк.

– Бераз Мәгариф министрлыгы, бераз ФАДН, бераз тегесе, бераз монысы… Бу эшчәнлекне кем дә булса көйләргә тиеш! Моның өчен ниндидер аерым оешма да булдырырга кирәкми. Һич югы, карарлар кабул итү өчен бердәм үзәк булырга тиеш, – дип белдерде Гыйльметдинов.

Моннан тыш, депутат 2020 елгы җанисәп турында да сүз кузгатты. Аның сүзләренчә, быел милләтен күрсәтмәгән кешеләр күп булырга мөмкин.

– 2010 елда бу күрсәткеч 5,5 млн кеше булса, әлеге җанисәптә бу сан 2 яки 2,5 тапкыр артып китәргә мөмкин. Төгәл нәтиҗәләр әле әзер түгел. Аларны киләсе елда гына әйтәчәкләр, – диде ул. – Милләтен күрсәтмәүчеләр санының артуы җанисәпнең пандемия вакытына туры килүенә бәйле. Әгәр халык санын алучы теге яисә бу кешенең өенә керә алмый икән, мәгълүматны йорт кенәгәсеннән алалар.


Фикер өстәү