Икенче тапкыр өйләре янган күп балалы гаиләгә авылдашлары ярдәм итә: «Үзебез өй салабыз»

Кичә көндезге унда Арча районының Кәче авылында яшәүче  Вәлиәхмәтовлар йорты көлгә әйләнә. Аларның моннан ике ел элек тә йортлары янган була. Тәкъдирдер инде, менә тагын салкын кышка кереп барганда, алар 6 бала белән бернәрсәсез кала.

– Фәридә белән Динар – күршеләрем минем. Авыл халкы акча җыю мәсьәләсен миңа тапшырды. Үз танышларым, дусларым аша мин әкренләп бу гаиләгә ярдәм итәргә тотындым, – ди күршеләре Фәнисә. – Янганнан соң гаиләләре белән безнең күршегә күчтеләр. Монда элек аларның бабалары яшәгән иде. Йорт бик озак еллар буш торды. Фәридәләр белән аның әнисе дә яши. Энесе дә шунда тора иде. Ике атна элек аны өйләндердек. Ул үз гаиләсе белән яши башлады.

Вәлиәхмәтовларның  йорты да, сарайлары да янып бетә. Бөтен авыллары белән утны сүндермәкче булалар. Тик ул бик тиз үрмәли. Йорттан берни калмый.

– Иң олы балаларына – 17, кечесенә – 4 яшь. Алар бернәрсәсез калды. Мәктәп кирәк-яраклары да янып бетте. Киемнәре дә юк. Әлегә күршеләрем Динарның әтисе ягыннан туганнары йортында яшәп тора. Үз йортлары янгач, шул урынга фундамент салганнар иде. Әгәр халыктан ярдәм җыелса, авылыбыз белән бергәләп йорт салып бирергә уйлыйбыз, – ди Фәнисә.

Әлеге гаиәләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Фәридә Фәрит кызы Вәлиәхмәтова исемендәге Саклык банкы картасы номеры:  4276 6200 4184 7793


Фикер өстәү