2023 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә бердәм программалар барлыкка киләчәк

Киләсе уку елыннан илнең барлык мәктәпләре дә бердәм федераль белем бирү программаларына күчәчәк. Төп һәм урта мәктәп өчен алты фән буенча укытуның гомуми стандарты барлыкка киләчәк. Бу хакта ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

– Без рус теле, әдәбияты, тарихы, җәмгыять белеме, география һәм тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) буенча төп һәм урта мәктәп өчен үрнәк гомуми белем бирү федераль программаларына күчәбез. Башлангыч мәктәптә исә рус теле, уку, әйләнә тирәне өйрәнү, ягъни өч фәннән бердәм федераль программалар булдырылачак, – дип белдерде республиканың баш педагогы Илсур Һадиуллин.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү