Илсур Һадиуллин Чаллыда Сталин һәйкәлен төзеткән хосусый мәктәпкә карата үз фикерен белдерде

Билгеле булганча, Чаллыдагы «Смеем мечтать!» хосусый мәктәбе үз территориясендә Иосиф Сталин хөрмәтенә һәйкәл куйдырткан иде.

– Монда оештыручы үзе хәл итә. Бу очракта министрлык оештыручы түгел. Мин анда нинди һәйкәл куярга тиешлеген әйтә алмыйм. Алар безнең татар, рус шагыйрьләренә шундый истәлек куя ала. Безнең мәгариф системасына хезмәт иткән лаеклы шәхесләребез күп, –диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә.
Министр әти-әниләргә балаларын белем йортына биргәнче, уку эшчәнлеген оештыру өчен кирәкле булган рөхсәт кәгазе, башка документларга игътибар итәргә кушты. Бу очракта хосусый мәктәпнең лицензиясе булмаган.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү