Рогозинның хатыны авыр контузия алуы турындагы хәбәргә ачыклык керткән

“Роскосмос”ның элекке башлыгы Дмитрий Рогозинның хатыны Татьяна авыр контузия алуы турында хәбәрләрне кире каккан. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.

“Шөкер, авыр контузия алганым юк”, – дип билгеләп үткән ул.

Исегезгә төшерәбез: ике көн элек Дмитрий Рогозин үзенең ярдәмчеләре белән Донецк кунакханәсендә утка тотылган иде. Шуларның берсе – Михаил Бридасов һәлак булган.

ТАСС хәбәр иткәнчә, кунакханәдә тагын Донецк халык республикасы премьер-министры сакчысының гомере өзелгән. Рогозин фикеренчә, аларның “Шеш-Беш” кунакханәсендә сөйләшүләр үткәрүен кемдер “саткан” булырга тиеш. 21 декабрь көнне кичке сигезләр тирәсендә кунакханә югары дәрәҗәдә төгәл берничә снаряд белән утка тотылган. Дмитрий Рогозин һәм зыян күргән тагын ике кеше Ростов-Дондагы Хәрби-клиник госпитальгә озатылган.


Фикер өстәү