Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен марафон уздыручы Лилия: «Бу эшкә кушылырга теләүчеләр шактый»

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Өлкәннәрнең күңеле башка уйлар белән тулган булса да, сабыйлар Кыш бабайны көтә. Ничек итсә дә итсен, әмма килеп җитсен! Сабыйлар шуны тели. Арчада яшәүче Лилия Шәфыйкова өч ел инде физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Үзенчәлекле Кыш бабай» дигән марафон уздыра. Шулай дип аталса да, сабыйларны күбрәк Кар кызлары сөендерә икән.

– Моннан дүрт ел элек мин бер хәйрия фондының, Яңа ел алдыннан бүләк таратып, сабыйларны сөендергәнен күреп алдым. Үземнең дә шуны эшләп карыйсы килде. Бу эш нидән гыйбарәтме? Син башта бүләк алырга теләүче сабыйларны барлыйсың, аннары шул исемлекне интернетка куеп, аларны сөендерергә әзер кешеләрне табасың. Беренче елны  каушап калдым. Моны эшли алмадым, – дип искә ала Лилия. – Әмма икенче елга алдан ук әзерләнеп, балалар исемлеген төзедем. Аларның Кыш бабайдан сорыйсы килгән әйберләре була. Кемдер смартфон, колакчыннар, төрле уенчыклар, рәсем ясау кирәк-ярагы сорыйлар. Беренче елны 50дән артык баланы сөендердек. Икенче юлы аларның саны 60ка җитте. Быел 40 бала могҗиза булуын көтә. Әлеге марафонда хәзер Арча балаларына гына түгел, Балтач, Әтнәдә яшәүчеләргә дә бүләк таратабыз.

Лилия уздырган марафонда үземнең дә катнашканым бар. Берьюлы өч баланы сөендергән идем. Чынлап та, кечкенә генә бүләкләр ул сабыйларның бөтен дөньясын үзгәртә дә куя. Алар гына түгел, бөтен гаиләләре шатлана. Ә әниләренең рәхмәт сүзләре сиңа тагын канат куя. Ирексездән яңадан Яңа ел килгәнне көтә башлыйсың. Лилия дә шулай ди. Әлеге эшен нәкъ менә күңеленә рәхәт булганга башкара икән. Сабыйларның шат елмаюлары бәхет өсти, ди ул. Ә бит аның үз күңеле дә буш түгел. Без аның белән иң беренче тапкыр кызы Адиләгә ярдәм кирәк чакта танышкан идек.

– Кызым 2020 елда кинәт кенә авырып китте. Анда тромб барлыкка килү куркынычы бар. Шуңа да инде сабыем 4 операция кичерде. Безнең табиблар аңа ярдәм итә алмагач, ул чакта мин дә, интернет аша акча җыеп, чит илгә дәваланырга чыгып киткән идем. Быел июньдә дүртенче операцияне ясадылар. Аллага шөкер, яхшы якка үзгәрешләр бар. Әйтергә дә куркам инде, күз тияр, дим. Балам сау-сәламәт булсын өчен мин барысына да риза, – ди Лилия. – 2024 елда тагын бер операция кирәк булачак. Адиләне саклап кына яшәтәбез. Сызланулары бар. Аяклары авырта, веналары гел ялкынсынып тора. Ул чакта төрле мазьлар ярдәм итә. Шөкер, табиблар күзәтеп торгач, күңелем тыныч.

2020 ел Лилия өчен сынаулы була. Ул тормыш иптәше белән аерылыша. Хәзер ике баласын ялгызы тәрбияли. Улы Фәнискә – 13, кызына – 7 яшь. Улы футбол, йөзү түгәрәгенә йөри. Оста итеп гитарада уйный икән. Адилә дә тик тормый. Ул биюгә, вокалга, йөзүгә йөри. Төрле матурлык бәйгеләрендә катнаша. Әниләре исә, кешенекен генә түгел, үз сабыйларын да гел шатландырып тора.

– Бу эшкә кушылырга теләүчеләр шактый. Иптәш кызымның да киләсе елда сабыйларны сөендерәсе килә. Ярдәм итәм дип торучы тылсымчылар да күп. Бергә-бергә әллә ниләр эшләп булганын аңладым инде мин. Иң мөһиме – теләк кирәк. Изге эшкә тотынсаң, булышучысы табыла, – ди Лилия. – Физик мөмкинлеге чикле сабыйларны сөендерүдән тыш, без быел бәйрәм алдыннан Арча районының Яңа Кенәр авылындагы интернатка да барырга җыенабыз. Әкренләп акча җыя башладык инде. Шул балаларга бәйрәм ясавыбызны сораучы кешеләр бик күп. Андагыларны да сөендерә алсак, Яңа елга  тыныч күңел белән керер идек.

Лилия үз эшләре турында кыенсынып кына сөйли. Иң мөһиме – бу эшем үземә ошый, ди ул. Әти-әниләр исә тылсымчыларга чиксез рәхмәтле. Әйтик, Балтач районының Кариле авылында яшәүче Лилия улына җибәргән бүләк өчен җылы сүзләрен җиткерде.

– Игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын! Балаларыгыз авырмасын. Ана өчен иң  мөһиме – шул. Кар кызы бүләк иткән уенчык улыма бик ошады, – ди ул.

Мондый язмалардан соң, яхшылыкны сөйләп йөрмиләр, диючеләр дә очрап куйгалый. Ә мин изге гамәлләрне кешегә җиткерү яклы. Бер-берсеннән күреп, күпме кеше игелек кыла ала бит. Кыш бабай белән Кар кызыннан бүләк алган сабыйның елмаюлы йөзе тылсымчыларның дөрес юлда икәненә шик калдырмый.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү