«Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ, телебезнең, милләтебезнең киләчәге үзебездән тора»

Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ бармы? Башкаладагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең 25 еллык юбилеена багышланган бәйрәмдә бу сорауга икеләнергә дә урын калдырмыйча җавап бирделәр. Кайчандыр үзләре үк шушы уку йортын тәмамлаган, бүген исә исемнәре бөтен республикага таныш булган кешеләр гимназияне туган йорт белән чагыштырды. Әти-әниләр милли мохит турында горурланып сөйләде.

– Бүген гимназиядә 1218 укучы белем ала. Без микрорайон мәктәбе саналабыз. Шунлыктан гимназиягә микрорайон буенча безгә караган балалар килә. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар. Ничек кенә булмасын, 25 ел элек билгеләнгән юлдан тайпылмыйча – татар телле, милли рухлы балалар тәрбиялибез, – ди гимназия директоры Гөлфия Хәлимова.

Нәтиҗәсе дә күз алдында: ата-аналар балаларын бирегә шәһәрнең төрле почмакларыннан алып килә. Ишектән үк халкыбызга хас кунакчыллык, саф татар телендә исәнләшеп каршы алалар мәктәптә. Бәйрәмгә дә тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне исәпкә алып әзерләнгәннәр әнә. Сәхнәгә Тукай да чыкты хәтта. Мәктәп укучылары Рабит Батулланың «Кылдан нечкә – кылычтан үткен» әсәреннән өзек күрсәтте.

– Бу гимназия Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән төзелгән. Биредә барысы да татар мохите тудыру өчен эшләнгән. Уку йортының максаты татар зыялылары тәрбияләүдән гыйбарәт. Мин үзем дә берничә ел биредә укытучы булып эшләдем. Хәтерлим: күршедәге 150 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә балалар аз, ә монда күп булыр иде. Чөнки бирегә нәкъ менә татар телен өйрәнергә дип килделәр. Хәзер дә шулай. Монда чын мәгънәсендә татар мохите хөкем сөрә. Бүген Татарстанда «Адымнар» күптелле мәктәбе турында горурланып сөйлибез икән, әлеге эшнең орлыклары 25 ел элек шушы гимназиягә үк салынган, – ди Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова.

Татар-инглиз мәктәбе исәпләнсә дә, укучылар рус телен дә әйбәт үзләштерә. Үткән ел, мәсәлән, гимназия укучысы Әминә Кәбирова рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган.

Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова әйтүенчә, баланы татар теленә өйрәтү өчен беренче чиратта мохит кирәк.

– Бу гимназиягә икенче мәктәптән күчеп килдек. Беләсезме, бирегә килү белән, үз йортыбызга кергән кебек булды. Монда якты йөз, тәмле сүз, бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Бөтен әни-әниләр исеменнән укытучылар алдында баш иям, – диде ул.

Җырчы Иркә кечкенә кызларының сыйныф җитәкчеләрен икенче әниләре дип атады.

– Мин сәхнә кешесе булгач, гел гастрольләрдә йөрергә туры килә. Әтиебез кайда икәнне дә беләсез. Артур, мобилизациягә эләгеп, хәрби хезмәткә китте. Шөкер, кызларымны укытучылары әниләре кебек якын итеп, карап торалар. Бик зур рәхмәт аларга! Шатлык-кайгыларыбыз да уртак, без – бер зур гаилә, – ди Иркә.

Гимназиядә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, лаеклы ялдагы укытучы Резидә Сепперова әйтүенчә, милли йөзне саклап калу өчен, милли тирәлек булдырырга, мөмкин кадәр татар телендә аралашырга, туган телебездә фикер йөртергә кирәк.

– Бу уку йортын зур өметләр, зур хыяллар белән ачып кердек. Ул вакытта татар мәктәбе ачылуга халыкның соклануын күрсәгез иде. Мәктәп хәзер дә үз юлыннан тайпылмый. Биредә чын мәгънәсендә татар зыялылары тәрбияләнә. Гимназиягә юлым бервакытта да өзелмәде. Бүген мәктәптә ике оныгым укый. Аларның сөйләшүләреннән, сүз сөрешеннән, фикерләвеннән үк биредә яратып укыганнарын беләм. Безнең өчен моннан да зур бәхет юк, – диде ул.

Бәйрәм сәхнәсендә укучылар Кәрим Тинчуринның заманчалаштырылган «Беренче театр»ын да күрсәттеләр. «Театрга! Нәрсә төятергә? Баш төятергә!» – дип байлар йортында яшәүче Вәли белән Биби түгел, ә компьютер алдында утыручы җитәкче белән сәркатип әңгәмә корды. Бу да – телгә өйрәтүнең бер алымы. Заманасына күрә, хәзерге буынга яраклашырга да туры килә.

– Бүгенге заман укучысын туган телгә җәлеп итү, милләтенә карата мәхәббәт уяту өчен мәдәни эшчәнлекнең әһәмияте зур. «Нур» театр студиясе гимназия ачылган елдан бирле эшли. Туган илебезгә, туган телебезгә булган мәхәббәтне гимназия укучылары сәнгать аша җиткерә. Уңышларыбыз да шактый. Гимназия сәхнәсендә уйнап үскән балалар бүген Казан, Чаллы, Әлмәт театрларында эшли. Укучылар үзләре үк: «Мин татарча начаррак беләм инде, әмма өйрәнергә тырышачакмын», – дип сорап киләләр. Әле күптән түгел генә узган «Татар кызы. Татар егете» бәйгесендә классик әсәрләрне замана яшьләренә үтемле итеп куясы килде. Укучым, Камал театры артисты Артур Шәйдуллинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Без гимназияне тәмамлаган укучылар белән даими элемтәдә торабыз, бу – хәзерге укучылар өчен дә бик яхшы үрнәк, – ди «Нур» театры җитәкчесе Роза Ибәтова.

Артур исә мәктәп елларына бәйле истәлеге белән дә уртаклашты.

– Мин укыганның эчтәлеген сөйли белми идем. Шуны белепме, әдәбият укытучысы гел исемлекнең иң ахырындагы Шәйдуллин фамилиясен әйтеп, мине такта янына чакырып чыгара иде. Бер «икеле» алдым, ике «икеле»… Аннары өйдә көзге каршына басып, эчтәлек сөйли торган булдым. Шул рәвешле сәнгатьле итеп сөйләргә дә өйрәндем. Һөнәр сайлауда әнә шул да ярдәм иткәндер, – ди Камал театры артисты.

– Татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ, телебезнең, милләтебезнең киләчәге үзебездән тора, – ди Роза Шәяхмәтова. – Безнең өчен моны беркем дә эшләмәячәк. Үзебез туган телебездә сөйләшсәк, татар мәдәниятен белсәк, гореф-гадәтләрне сакласак, киләчәгебез дә булачак. Татар телен өйрәтү элек тә җиңел булмаган. Бөтен халыклар өчен дә шулайдыр. Татар җанлы, татар рухлы мәктәпләрдә балалар тавышы тынып тормаганда, киләчәгебез дә булачак.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү