Рөстәм Миңнеханов ятимнәргә дәреслекләр сатып алу өчен пособие бирү турында законга кул куйган

Татарстанда ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга һәр ел саен дәреслекләр һәм уку-язу кирәк-яраклары сатып алуга пособие биреләчәк. Әлеге чара әтисен дә, әнисен дә (яки бердәнбер әтисен яки әнисен) югалткан балаларга кагыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән тиешле законга кул куйган.

Шул рәвешле “Татарстанда яшәүчеләргә адреслы социаль ярдәм турында” законга үзгәрешләр кертелә. Пособие балаларга, укуларын тәмамлаганчы, республика яки җирле бюджет хисабыннан биреләчәк. Закон алдагы көнне Президент сайтына урнаштырылган. Ул 10 көннән соң үз көченә керә.
Пособие дәүләт социаль стипендиясенең өч айлык күләменә тигез булачак. Быел мондый стипендия вузлар студентлары өчен– 2 634 сум, махсус урта уку йортлары студентлары өчен – 958 сум тәшкил итә.


Фикер өстәү