Казанда бер ирнең курткасына ут капкан

Якшәмбе көнне Казанның Җиңү проспектындагы ягулык салу станциясе янында гадәттән тыш хәл булган: бер ир, курткасына ут кабып, пешкән. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәтәр очрак көндезге өченче яртылар тирәсендә килеп чыккан. Соңыннан ачыкланганча, 33 яшьлек ир-ат, автомобиленә ягулык салганда, ялгышлык белән курткасына бензин тидергән. АЗС яныннан кузгалып, бераз баргач, киемендә бер җепнең эленеп торуын күргән һәм уткабызгыч белән шуны кисеп алмакчы булган. Курткага ут капкан. Ир машинадан атылып чыгып, киемендәге утны сүндергән. Ләкин уң кулы бик нык пешкән.

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.


Фикер өстәү