Яңа ел табыны: «Быел берни әзерләмим, булганы белән генә бәйрәм итәм»

«Быел берни әзерләмим, булганы белән генә бәйрәм итәм». Яңа ел җитәрәк, еш телгә алына торган сүзләр бу. Ашаган белми, тураган белә шул. Бәйрәм табыны кесәне яхшы ук бушата ул. Шуңа да алдан хәстәрен күрергә туры килә. Белгечләр Яңа ел бәйрәменә кадәр алдан алып куярга кирәк булган азыктөлек исемлеген тәкъдим итә.

Узган ел белән чагыштырганда, быел Яңа ел өстәле 12–14 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу хакта белгечләр уздырган сораштыру һәм Росстат мәгълүматлары сөйли. Шулай да кайбер азык-төлек бәяләренең узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда күпкә арзанрак булуын да искәртәләр.

Табын мәшәкатьләрен алданрак кайгыртырга кирәк, ди белгечләр. Яңа елга бер ай кала кибет киштәләрендә азык-төлек тә күбрәк, сайлау мөмкинлеге дә зуррак, бәяләр дә тешләми торган була бит. Бу очракта кеше ике куянның койрыгын бер юлы тотачак: янчыктагы акча да азрак сарыф ителәчәк, ашыгып йөрергә дә туры килмәячәк.

«Здоровое-питание.рф» хезмәте хәбәр иткәнчә, консервланган азык-төлекне хәзердән үк алып куярга мөмкин. Мәсәлән, кукуруз, яшел борчак, тозланган яшелчәләр, зәйтүн.

Эчемлекләр турында да алдан уйларга кирәк. Сок, шәраб һәм башкаларга бәя, Яңа ел җитәрәк, бик күпкә кыйммәтләнәчәк. Белгечләр әйтүенчә, эчемлекләрне алдан алып кую – шактый акчаны янга калдыруның бер яхшы ысулы да.

Моннан тыш үсемлек мае, майонез, он, тоз, шикәр комы, ярмалар, төрле тәмләткечләр, йомырканы да алдан алып куярга мөмкин. Соңгысын сатып алганда игътибарлы булыгыз: куллану вакыты бәйрәм сәгатьләре сугар алдыннан чыга күрмәсен. Йомырканы суыткычта саклау мөһим!

Моннан тыш кабымлыклар өчен кирәк-яракларны алдан сатып алырга киңәш ителә. Уылдык, казылык, сыр, балык – аларның бәяләре көнләп күтәрелә. Кем иртәрәк өлгерә, шул акчасын янга калдыра инде. Әмма уяулыкны югалтмагыз: сыйфатсыз товар бәйрәм кәефен тиз бетерәчәк.

Икътисад белгече Татьяна Куликова сүзләренчә, инфляция җиленнән ерак китеп булмаячак. Шулай да Яңа елга бәяләр артык уйнамас, дип өметләнә белгеч. «Әмма 2023 елның беренче яртысы кешеләрнең кесә янчыгына шактый тәэсир итәр. Шуңа да запасларны алданрак, аз-азлап туплап куюның мантыйгы бар. Яңа ел табынына продукциянең кыйммәтләнүе табигый: кешеләр бар нәрсәне дә соңгы мизгелгә калдырырга ярата. Хәзер сатып алырга мөмкинлек бар икән, бу мөмкинлектән файдаланыгыз», – ди ул.


Фикер өстәү