Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар: «Безнең гаилә аерылышырга тора»

ТНВ каналының «Манзара» тапшыруында кунакта Миңнехановлар гаиләсе булдылар. Салават һәм Гүзәлем Яңа ел кичәсендә ТНВда чыгачак «Хәситә» мюзиклы геройларын уйнаулары турында сөйләгәннәр.

Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлар: "Безнең гаилә аерылышырга тора"

«Безнең өчен шушы мюзиклда катнашу — зур дәрәҗәдә. Без гаиләне уйныйбыз. «Хәситә»дә безнең пар аерылышырга тора. Монда без талашырга өйрәндек, хәтта тормышта да текстны кулланып җибәрәбез. Безнең исемнәребез үзебезнеке сакланды, кызыбыз Әминә һәм улыбыз Илгиз дә бар. Салават күптәннән ул турында хыяллана иде, менә өйрәнә дә тора», — дип сөйләде җырчылар гаиләсе.

/ТНВ 


Фикер өстәү