20 яшьлек кыз хезмәттәше белән якынлык кылганнан соң үлгән

Екатеринбургның бер алкомаркеты хезмәткәре хезмәттәше белән җенси акттан соң үлүе билгеле булды. Бу хакта «КП-Екатеринбург» та хәбәр иттеләр.

Фаҗига 2022 елның 4 ноябрендә кичен була. Кыз янына көзен эштә танышкан 21 яшьлек хезмәттәше килгән. Пар якынлык кыла, шуннан соң кыз аңын югалткан. Егет медикларны чакырткан, әмма килгән ашыгыч ярдәм бригадасына үлемне констатацияләргә генә калган.

Мәгълүматны Свердловск өлкәсе буенча Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә расладылар, Екатеринбургта яшәүче 20 яшьлек хатынның үлеме факты буенча процессуаль тикшерү уздырылуын ачыкладылар. Тиздән һәлакәтнең сәбәбен судмедэкспертлар ачыклаячак.


Фикер өстәү