Махсус хәрби операциядә катнашуның нәрсәгә йогынты ясавын аңлатканнар

Украинада махсус операциядә катнашу хезмәт кенәгәсендә чагылыш тапмаячак, әмма Пенсия фондында исәпкә алыначак. Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдергән, дип хәбәр итә “РИА-Новости”.

“Мобилизацияләнү фәкать Пенсия фонды хисапларында гына чагылдырыла. Эш бирүче бу хакта тиешле элемтә каналлары аша тапшыра”, – дигән ул Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында. Пенсия фонды документларында махсус хәрби операциядә катнашуны теркәү хезмәт стажында мобилизация чорын исәпкә алу һәм кешенең пенсиягә хокукларын тәэмин итү өчен кирәк.

Котяков аныклап үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашу көне стажда ике эш көне буларак исәпләнелә. Анда катнашу чоры 3,6 пенсия коэффициенты буларак исәпкә алыначак.

Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасы узган атнада, мобилизацияләнүчеләрнең хезмәткә хокукларын яклау максатыннан, Хезмәт кодексына төзәтмә кертте. Аның нигезендә, ир-егетләргә мобилизацияләнүгә кадәр биләгән вазыйфаларына яки башка вакантлы вазыйфага өстенлекле урнашу хокукы сакланып кала.


Фикер өстәү