Хәрбиләргә акча җыйган Гөлнара Габдуллина: «Мондый чакта бергә булырга кирәк»

 Социаль челтәрләрдә тәм-том рецептлары белән бүлешүче танылган блогер хәрби операциядә катнашучылар өчен изге эшләр башкара. Андагыларның хәлен яхшы аңлый ул. Ире Самат – хәрби, махсус операциядә беренче көннән үк катнаша. Августта 1 айга ялга кайтканнан соң, кабат Ватанны сакларга китә

– Без – Башкортстаннан.  Мәскәү өлкәсенә иремнең эше буенча күченеп килгән идек. Ике кыз үстерәбез. Ирем белән бик сирәк аралашабыз. Исән генә булсын инде, – ди Гөлнара. – Социаль челтәрләрдә үземнең язылучыларым белән махсус операциядәге егетләргә ярдәм итәргә уйладык. Мин тәкъдим иттем, алар кушылды. Язылучыларым, кая акча күчерик, дип кенә торалар.

Гөлнара беренче тапкыр 300 мең сум акча җыя. Шул акчага Татарстан егетләренә кирәк-яраклар җибәрәләр. Икенче юлы тагын ярдәм оештыралар. Бу юлы Башкортстанда тупланган Шәйморатов исемендәге батальон егетләренә җибәргәннәр. Хәзер исә Мәскәү егетләренә ярдәм җыялар.

–  Без аларга күчтәнәчләрне 13 декабрьдә җибәрәбез. Аңарчы кирәк-яраклар җыябыз әле.  Кулдан килгәндә ничек булышмыйсың ди? Мондый чакта бердәм булырга, бергә булырга кирәк, – ди Гөлнара. – Солдатларга ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәтлемен. Үз игелегегез үзегезгә кайтсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү