Татарстанда коронавиус йоктыру очраклары кими

Кичә табиблар республикада яшәүче 56 кешегә Covid19 диагнозын куйган. Чагыштыру өчен, алдагы көнне шундый 58 очрак теркәлгән булган.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларына караганда, кичә авыру йоктырган 25 кешене хастаханәгә озатканнар. Коронавирус башланганнан бирле Татарстанда яшәүче 193 мең 512 кешегә әлеге диагноз куелган. Шул исәптән, 191 меңгә якын кеше бүген үзен сау-сәламәт хис итә.

Илкүләмендә кичә 662 кешегә коронавирус диагнозы куелган.


Фикер өстәү