Тимур Сөйләймәнов: «Сәламәтлеге чикләнгән 900дән артык бала шифаханә һәм ял лагерьларында булып кайтты»

Узган ел республикада яшәүче 7700дән артык кеше сәламәтлеге чикләнгән яшьләр һәм инвалидлар өчен оештырылган чараларда катнашкан.

Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөйләймәнов әйткән. Аның сүзләренә караганда, 2022 ел дәвамында сәламәтлеге чикләнгән 900дән артык бала шифаханә һәм ял лагерьларында булып кайткан. Сәламәтлеге чикләнгән яшьләр һәм инвалидлар өчен республикада тәүге инклюзив бал да оештырылган. Моннан тыш, мондый яшьләр арасында оештырылучы “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча чемпионат “Мәгариф” илкүләм проектының “Яшь профессионаллар” федераль проектына кертелгән. Билгеле булганча, илкүләм проектлар илдә РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү