«Сездә ничә градус? Бездә…» Салкыннарның берничә көн генә булуы куркыныч түгел

«Кыш салкын була инде ул», – дисәләр дә, алдан ук аномаль салкыннар килә дип куркытулар да үз эшен эшләде бугай, соңгы вакытта бөтен сөйләшү-язышу шушы салкыннар тирәсендә булды. Иртән күзне ачуга, телефонга смс килә: «Сездә ничә градус? Бездә …»

Юкса, 30–40–45 градуслы салкыннар безнең якларда беренчесе түгел. Нигәдер шул аномаль сүзен өстиләр дә, кеше күңеленә шом салалар. Әле моннан ничә еллап элек кенә Татарстанда һава температурасы айга якын кырыктан түбән булды. Салкын циклон безнең төбәктән чыкмый тилмертте. Башка бөтен күршеләрдә җылытып бетергәч тә, без әле кырык градустан түбән салкында тилмердек. Минус 44 тә булды, 47 дә. Хәтерлим әле, ул елны, ниһаять, җылыта башлады, 38гә менде (дөрес, сөйләшкәндә төште дип сөйләшәбез), диешкән идек. Салкыннарның берничә көн генә булуы куркыныч түгел, менә шулай айларга сузылса, ул чакта инде аномаль хәл дияргә дә буладыр.

Дөрес, куркытканга карап, бу көннәрдә авылларда да әллә ни әзерлек чаралары күрмәдек анысы. Элекке кебек, бәрәңгеләр өши күрмәсен дип, өй тирәләрен тәрәзә төбенә кадәр карга күмүчеләр дә, бәрәңге өстенә иске юрган төшереп ябучылар да булмагандыр (элек әле алай да бәрәңгесе өшегән кешеләр була иде). Мал-туарны да җылы бура-абзарларга күчерәсе юк, алар ел әйләнәсе җылытылган торакларда хәзер. Ашаулары мул, туклыклы, җылы су проблема түгел… Эт-мәче, кош-кортларны да хуҗалары бу чорда тәмлерәк ашатырга тырыша. Асларына да салам-печән чүпләрен гадәттәгедән калынрак тарата. Авылның һәр җан иясе кайгыртулы, кышкы салкыннарга әзер димәкче булам.

Өйләрне җылыту өчен дә утын-күмернең куәтлерәген, яхшырак яна торганын дип сайланасы юк, шөкер. Газ кергәнче менә болары кышкы салкыннарда беренче номерлы проблема иде. Яхшы сыйфатлы күмергә тиенү бик авыр. Өстәвенә мескен өлкәннәр мондый салкыннарда көн-төн мич ягу белән мәшгуль иделәр, күмер мичен сүндермичә, төн буе ягып, көненә ничә тапкыр утлы күмерен түгеп җәфаландылар… Моны күреп үскән безнең буын шуңа күрә дә мондый салкыннарда газ, электр гына бетмәсен, хәвеф-хәтәр булмасын, дип тели.

Дөрес, салкыннарда өстәмә саклык чараларын күрү бик кирәк. Әнә, авыл җирлеге башлыгы «Ватсап»тагы авыл төркеменә газ оешмасы хезмәткәрләренең кисәтүен җибәрде: «Мондый салкыннарда юллыклар бозлана, шул сәбәпле, газ мичләре юллыкларының тарту көчен көнгә берничә тапкыр тикшереп торыгыз», – диелә ул хәбәрдә. Кирәкле кисәтү. Сөрем газы белән агулану очраклары турында ишетеп торабыз. Шулай ук тагын бер мәрхәмәтлесе: «Су торбаларыгыз катмасын дисәгез, төнгә краннарыгызны бераз гына ачык калдырыгыз», – дип киңәш язып салган. Монысы да файдага. Бер хуҗалыкка кергән торба туңып, аннан соң гомуми трассага күчүе, авылның калган очындагылар да язга кадәр сусыз утырган очраклар булгалап тора. Көздән бөтен кеше дә чарасын күреп бетерми шул.

Аномаль салкыннар дигәннән, зарланырга яраткан кешеләр  һава торышының һәр көненнән моң-зар өчен мең дә бер сәбәп таба анысы. «Җәйге эсселәрдә белеп зарланмаганбыз икән, салкында бик яман», – ди андыйлар (җәен исә, бу сүзләрне киресенчә әйләндереп, кышын әле кат-кат киенеп тә була, эссесе бик кыен диячәкләр). Җил икән, бетмәгән җил ди, кар-бураннан да ямь тапмый, җепшек көн дә ошамый, салкыны да… Ә оптимистлар исә: «Кары да, яңгыры да, бозы-салкыны да булды, вәйт ичмаса быелгы кыш!» – дип кинәнә.

Мондый салкыннарда өлкәннәр исә өстәп, бер теләк тели: «Әҗәлләргә сабырлык бир, Раббым!»

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: pro-dachnikov.com


Фикер өстәү