Рөстәм Миңнеханов: “Халыкка ЖКУ бәяләре үсү сәбәпләрен аңлату, социаль ярдәм чаралары турында сөйләү мөһим”

Җылылык бирү сезонында күпме ресурсның кулланылуын һәм аның өчен түләүнең дөреслеген аерым игътибар үзәгендә тоту кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шушы мәсьәләне күтәрде.

Ул узган елның 1 декабреннән бөтен ил күләмендә торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең уртача 9%ка артуын искә төшерде. “Республикада яшәүчеләр декабрь ае өчен яңа тарифлар буенча квитанцияләр ала башлады да инде. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, районнар хакимиятләре башлыклары һәм тиешле оешмалар җитәкчеләренә ЖКУ хезмәтләре бәясенең дөреслеген тәэмин итәргә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Барлык шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр оештыру зарури. Халыкка түләүләрнең үсү сәбәпләрен, республикада гамәлдә булып килүче социаль ярдәм чараларын аңлату мөһим”.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, социаль яктан аз якланылган кешеләр торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалардан файдаланачак. Ул Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына субсидияләрне үз вакытында түләү бурычын йөкләде.


Фикер өстәү