Быел Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча һәм Тукай районнарында биш яңа мәктәп төзеләчәк

Татарстанда быел биш мәктәп төзү күздә тотыла. Яңа мәктәпләр Казанда, Чаллы, шулай ук Арча һәм Тукай районнарында ачылачак. Төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә шундый планнар белән уртаклашты.

Министр әйтүенчә, яңа елда республика алты илкүләм проектны һәм дүрт дәүләт программасын тормышка ашыра башлый. Республикада яңа мәктәпләр “Мәгариф” илкүләм проекты буенча төзеләчәк. Казандагы ике яшьләр үзәге өчен җиһазлар сатып алу, шулай ук Чүпрәле һәм Теләче районнарында спорт залларын ремонтлау да илкүләм проект буенча башкарылачак.

Республика программасы кысасында – 37 мәктәп, “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы буенча – 31 оешма бинасын төзекләндерү көтелә.


Фикер өстәү